Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Карга боткасы"

     Карга боткасы" бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек кешеләр язны кара каргалар алып килә дип санаганнар. Һәм язны каршылап "Карга боткасы" бәйрәме үткәрә торган булганнар. Без дә бүген Ашытбаш һәм Кысна башлангыч укучыларына бу бәйрәмнең тарихын аңлатып, "Карга боткасы " бәйрәме уздырдык. Укучылар саф һавада халкыбызның бик яратып уйный торган уеннарын "Йомырка тотып ","Капчык киеп" йөгерү, "Мәче-Тычкан", "Без-без идек" кебек уеннарны яратып уйнадылар.Ә иң күңеллесе, иң тәмлесе -карга боткасыннан авыз итү булды. Йолаларыбыз, бәйрәмнәребез онытылмыйча, киләчәк буыннарга да сакланып калып, дәвам итсә иде дигән теләктә калабыз.