Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” очрашу кичәсе

    Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында  Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде. Кичәнең кунагы Россиянең мәгариф отличнигы, озак еллар Ташкичү мәктәбе директоры булып эшләгән Рузалия апа Насыйбуллина үзенең яңа басылып чыккан китабы белән таныштырды. Китапның һәр бүлегенә кыскача аңлатма биреп үтте. Сүзне авылыбызның остабикәсе Миләүшә Гатауллина дәвам итте. Ул очрашуга килгән барлык кунакларны рамазан ае белән котлады, матур, моңлы тавышы белән коръән аятьләрен укыды. Кичәнең икенче өлешендә исә, ветеран укытучыларыбыз ислам диненә багышланган башваткыч уенында катнаштылар. Бүгенге очрашу бик күңелле һәм файдалы узды. Чарада катнашучылар яшьлек елларын искә төшереп, бергә коллективта эшләгән вакытларын сагынып, рәхәтләнеп бер - берсе белән аралашып утырдылар. Ахырдан истәлеккә дип фотога төшеп алдылар.