Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!”

     2нче апрель халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучы балалар өчен викторина үткәрелде. Китап сөюче дусларыбыз тиз арада әкият геройларының исемнәрен әйттеләр, балалар язучыларының портретларына карап исемнәрен атадылар, табышмаклар чиштеләр. Чара укучыларда зур кызыксыну уятты, балалар бик  теләп сорауларга җавап бирделәр.