Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Саяра эзләре буйлап... экскурсия

27нче март - халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Менә шул дата уңаеннан, безгә Ашытбаш мәдәният йорты, китапханә һәм актив балалар хозурына "Саяра эзләреннән..." дип аталган бер бик матур чарада катнашырга насыйп булды.  Иске Ашыт мәдәният йортына килеп керүгә үк безне бик җылы итеп мәдәният  хезмәткәрләре каршы алды. Һәм алар безне, тулысы белән диярлек, сәнгать дөньясына алып кереп тә киттеләр. Иң элек Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины - Саяра Фаттерахмановага багышлап эшли башлаган музей почмагындагы материаллар белән таныштырдылар. Бу хакта безгә китапханәче Гөлнара ханым түкми - чәчми, Саяра апаның озак еллар халыкка хезмәт итүе, 40еллап эшләү дәверендә ирешкән уңышлары турында бик тәфсилләп сөйләде. Аннан чара сәхнәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фердинант Фәтхи һәм режиссер ярдәмчесе Вахитова Гөлзада ханым тарафыннан бик матур итеп алып барылды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары Саяра ханым эшләгән чорда күрсәтелгән пьесалардан өзекләр тәкъдим иттеләр. Артистлар шулкадәр оста итеп уйныйлар, дәүләт театры артистлары диярсең, сөбханалла дип, шаклар катып карап утырдык. Афәрин аларга!

     Әлеге чара "Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында, районның күренекле шәхесе Саяра ханым Фәттерахманованың якты истәлегенә багышлап оештырылган иде.