Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яңа көн туды җиһанга төркичә вакыт белән!” фольклор бәйрәм

21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Бу чарадан Ашытбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Кояшкай” балалар бакчасында яз бәйрәмен билгеләп үттек. Чара милли бәйрәмебез- «Нәүрүз» хакында мәгълүмат бирү, милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Бәйрәмгә “Нәүрүзбикә”, “Кара каргалар”, “Кыш бабай” килгән иде. Балалар 2 командага бүленеп ярыштылар. Сабыйлар бик теләп уеннарда катнаштылар, яз фасылы турында табышмаклар чиштеләр, җырладылар, биеделәр. Нәтиҗәдә, “Нәүрүзбикә” командасы җиңде, “Кыш бабай” үзенең идарәсен яз кызына тапшырды.