Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Без булдырабыз!” конкурс

   5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучылар арасында күңелле ярыш булып узды. Анда 8-9 нчы класс укучылары катнашты.Кызлар 2 командага бүленеп, (“Сылукайлар”, “ Умырзая”) үзләрен уеннарда, конкурсларда сынап карадылар. Ике команда  да барлык биремнәрне үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, җиңеп чыктылар. Яшьләр бар яктан да булдыралар, аларга әфарин диясе генә кала.