“Күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге- хатын-кызда!”
7нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында халыкара-хатын кызлар көненә багышланган чара узды. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр һәм уеннар белән чараның үткәне сизелмәде дә. Кичәдә катнашкан авыл үзешчәннәренә рәхмәтебезне белдерәбез.