Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Без- бергә, без- бердәм!” волонтер белән очрашу

5нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә райондашыбыз, Гыйззәтулиин Ирек Исмәгыйль улы белән әңгәмә оештырылды.Ул укучыларга волонтерларның кем булулары турында аңалатып, аларның нинди хезмәтләр башкарулары хакында сөйләде.Бүгенге көндә Ирек Исмәгыйль улы бик кирәкле һәм файдалы эшләр башкара.Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештырып, райондашларыбызга илтеп тапшыру өстендә эшлиләр.Бу очрашуда без дә аңа үзебезнең кызыксындырган сорауларыбызны бирдек һәм җаваплар да алдык. Ул үз көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга, бергә һәм бердәм булырга чакырды.Аңа һәм барлык волонтерларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.