Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Пушкинны искә алабыз!” искә алу сәгате

     10 февраль - А.С. Пушкинны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинга багышланган “Пушкинны искә алабыз!” дип исемләнгән искә алу сәгате булып узды. Чарага 5-6 нчы класс укучылары чакырылган иде.Укучылар зур кызыксыну белән Пушкинның тормышы һәм иҗатына багышланган видео язма карадылар, шагыйрьнең иҗатына багышланган викторинада катнаштылар.