Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Баш куям тезләреңә" драма

   А. Әхмәтгалиева исеме китап яратучылар арасында "Ак читек", "Туташ", "Таллыкүлдә былбыл бар", "Баланнарда бал тәме" һәм башка әсәрләре белән таныш.

   24нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йорты сәхнәсендә авторның "Баш куям тезләреңә" исемле драмасы күрсәтелде. Бу әсәрдә җинаять һәм җәза, кылган гөнаһларыңа җавап бирү, яңа бөреләнеп килүче саф мәхәббәт, ислам дине фәлсәфәсе, буыннар алмашы турында бик тәфсилләп сурәтләнгән иде. Кеше язмышы турындагы спектакль бер тында үтте. Тамашачылар да авыл үзешчәннәренең уенын яратып, алкышларын кызганмады.

   Әгәр дә спектакль халыкка ошаган, күңел кылларын аз гына булса да тибрәтеп алган икән, безнең тырышлыгыбыз бушка китмәгән дигән сүз.

    Спектакльдә катнашкан үзешчән артистларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәм  рәхмәтебезнең зурысы, әлбәттә, драманың авторы - Айгөл Әхмәтгалиевага. Аңа киләчәктә иҗат уңышлары теләп калабыз.