Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Тамчы-шоу»

21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе укучылары белән “Тамчы-шоу” уены үткәрелде.Анда 7-8 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләрен тапкырлыкта, җитезлектә сынап карадылар. Чарада шулай ук, “2023 нче ел-Укытучылар һәм остазлар елы”на багышлап язылган иншаларга йомгак та ясалды.Туган тел көне музыкаль номерлар белән үрелеп барды.Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.