“Каләмне корал итеп!..” патриотик сәгать.
15 февраль – яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Бүген аны барлык җирләрдә искә алу кичәләре үткәрәләр. Бу чарадан безнең Аыштбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады. Кысна авыл башлангыч класс укучылары белән герой- шагыйрьне искә алып үттек. Балалар язучының биографиясе, иҗаты белән белән таныштылар.Җәлил иҗаты буенча ясалган папка материалларын кызыксынып карап чыктылар.Аннан укучылар патриот шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.