Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әфган сугышының онытылмас геройлары!” патриотик сәгать

   15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Анда 5-6 нчы класс укучылары катнашты. Чарада Әфганстан турында, канкойгыч сугыш һәм безнең гаскәрләрнең аннан чыгарылуы турында сөйләнде. Китапханәдәге Әфган сугышына багышланган китапларга күзәтү үткәрде. Ә. Гаффарның “771 аршын җир”, Р. Вәлиевның “Яшисе килә” дигән китапларыннан өзекләр укылды. Чара преәентация ярдәмендә тулылыандырып барылды.