Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Зәңгәр күлдә ай коена!” әдәбият сәгате

9 нчы февральдә татар язучысы һәм шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел булып узды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Зәңгәр күлдә ай коена!” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Анда 5нче класс укучылары катнашты. Чара барышында укучыларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Яруллин Фәнис Гатаулла улының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше, абруйлы Әдәби премияләре турында сөйләнде.Соңыннан укучылар язучының әкиятләреннән өзекләр укыдылар.Әкиятләрдә күтәрелгән проблемалар буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Әкиятләрнең тәрбияви әһәмиятен ачыкладылар.