Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Динебез – ислам, милләтебез- татар!»

     13нче февраль көнне  Ашытбаш мәдәният йортында бик матур кичә булып узды. Аны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Кичәбезгә кунакка авылдашыбыз, күрененеле укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, “Ел хатын-кызы” республика күләм конкурсында җиңүче, мөслимәләр берлеге җитәкчесе – Рая Ахуновна Фатхуллина чакырылган иде. Кичә Госман Садә сүзләре, Резеда Ахиярова көенә иҗат ителгән “Әссәламегаләйкем” җыры белән башланып китте. Ә Рая апа тамашачыларга  “Әссәләмегәләйкем!” - “Исәнмесез” дигән сүз,  “мин сине күрәм, кеше, сине хөрмәт итәм, сиңа исәнлек, тынычлык, шатлык, бәхет телим”, - дигән мәгънәне аңлата дип, бик матур вәгазь белән чыгышын башлады. Кичәне алып баручылар кунагыбызның балачагы, яшьлек еллары, башкарган хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат бирделәр. Чыгышлар презентация ярдәмендә тулыландырып барылды. Залда утыручы тамашачылар Рая ханымга кызыксындырган сорауларын җиткерделәр, һәм тулы, матур җаваплар да ишеттеләр. Кичә барышында моңлы, йомшак тавышы белән Рая апа мөнәҗәт тә, үзе язган шигырыен дә бүләк итте.Чарада шулай ук авылыбыз имамы Рифат хәзрәтнең һәм тирә-як  авыллардан килгән остазбикәләр, Рая апаның шәкертләре дә чыгыш ясады. Бүгенге бәйрәмебез бик матур, файдалы үтте. Кичәгә килгән авылдашларның һәм  кунакларның күңелләрендә җылы хисләр генә калгандыр дигән теләктә калабыз.