Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Сталинград сугышы хәтердә» тарих сәгать

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Ашытбаш авыл китапханәсендә  бу сугышта совет гаскәрләренең немец фашист гаскәрләрен тар -мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Сталинград сугышы хәтердә» тарих сәгате үткәрде. Укучылар игътибарына әлеге темага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга халыкның нык рухлы, кыю йөрәкле һәм авырлыкларны җиңеп чыгулары турында сөйләде.Аннан исә “Сталиград” фильмы тәкъдим ителде.