Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

уен-кичә "Аулак өй" батл

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында милли мәдәният үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрде. Анда Г.Тукай исемендәге мәктәпнең  башлангыч класс укучылары катнашты. Укучыларны “2023 нче елның милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” буларак игълан ителү белән таныштырып, “Мәдәният” төшенчәсе, гореф-гадәтләргә нәрсәләр керә, шул хакта аңлатма биреп үтелде.Аннан укучылар 2 командага бүленеп, “Әкиятне дәвам ит”, “Мәкальне дәвам ит!”, “Читекне бизә!”, “Табышмак әйтәм, җавабын тап!” һәм башка ярышларда көч сынаштылар.Чара бик кызыклы һәм файдалы үтте.