Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Камалыштагы Ленинград “ патриотик сәгать

  Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан патриотик сәгать үткәрелде.Анда 8-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар белән сугышның бер ноктасы-Ленинград блокадасы турында сөйләштек.”Камалыш” сүзенә аңлатма биреп үтелде. Чара презентация ярдәмендә алып барылды. Киләчәктә  дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде, барчабыз да сәламәт,кешелекле булса иде теләк белән чарабызны төгәлләдек.