Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Холокост корбаннарын искә алыйк!

    23 нче январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 8-9нчы класс укучылары өчен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган батырлык сәгате уздырылды. Чара барышында сугыш дәһшәтләре, нацист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү, кешеләрне күпләп юк итү, эзәрлекләүнең иң куркыныч чоры һәм холокост турында мәгълүмат бирелде.Укучылар тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Чара презентация ярдәмендә алып барылды.