Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Саф һавада күңелле уеннар!”

      10 январьдә кече сыйныф укучылары өчен кышкы күңелле стартлар үткәрелде. Чара уен формасында узды һәм сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга, спортка кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыруга, физик сыйфатларны үстерүгә, уңай кәеф тудыруга юнәлдерелде.

      Балалар бик теләп, 2 командага бүленде һәм «Кар бөртеген күчер», « Киез итекләр киеп йөгерү», «Кызу чаналар»,  кебек эстафеталарда тәкъдим ителгән барлык биремнәрне дә үтәделәр. Балалар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.