Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Китаплы каникул”

Ниһаять көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникулны китаптан башка гына уздыралармыни? Юк, әлбәттә. Менә безнең китап яратучы нәни дусларыбыз да бүген китапханәгә килделәр. Укучылар белән табышмаклар әйтеш, “бу әкиятне кем язган?”, бу герой кайсы әкияттән?” кебек  уеннар уйнадык. Укучылар үзләре теләгән китапларны яздырып өйләренә алдылар.