Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Хуш киләсең, Яңа ел!” бәйрәм кичәсе.

30нчы декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында театральләшкән тамаша булып узды. Чараны  2023нче ел символы – “Куяннар” башлап җибәрде.Алар музыкаль инструментларда уйнап, оркестр оештырган иде. Бәйрәмдә авылыбыз  үзешчәннәренең чыгышлары балаларның матур биюләре белән үрелеп барды. Төрле уеннар, конкурслар, лотерея билетлары уйнату, скетчларны халык бик яратып кабул итте.Бәйрәмгә төрле маскалардан киенеп керүчеләр дә бар иде.Бәйрәм чарасы авылдашлар, кайткан кунаклар күңеленә хуш килгәдер дип ышанып калабыз.