Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

”Ак карларың, бураннарың белән, кил син, әйдә, яңа ел!” китап күргәзмәсе буенча күзәтү

     Киң даирә укучылар өчен Ашытбаш авылы китапханәсендә  ”Ак карларың, бураннарың белән, кил син, әйдә, яңа ел!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

   "Яңа елна башка илләрдә ничек каршылыйлар?" бүлегендә Яңа елны дөньяның төрле илләрендә ничек уздырулары турында материал куелган. "Бусагада-Яңа ел!" дигән бүлек исә, өегезне ничек бизәргә, Яңа ел өстәленә тәмле нәрсә әзерләргә икәнлеге турында кызыклы киңәшләр бирә. «Яңа ел сихри могжизасы" бүлеге Яңа ел персонажларына, гадәти булмаган чыршы уенчыкларына, кыш турындагы шигырьләргә һәм кышкы атрибутларга багышланган.

     Күргәзмә Яңа ел кәефен тудырырга ярдәм итәчәк. Ә экспозицияләрдән китаплар уку кышкы каникулларны онытылмаслык итәргә ярдәм итәчәк. Уку тылсымына кушылыгыз, яңа елны китаплар белән башлап җибәрегез!

 Күргәзмә гыйнвар уртасына кадәр эшли. Керү ирекле.