Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Балачак бәйрәме!”(бәйрәм кичәсе)

Балаларны яклау көне уңаеннан, аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру, иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру максатыннан 2нче июнь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Балачак бәйрәме!” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәп базасында эшләүче лагерьга йөрүче 27  бала катнашты.Китапханә шарлар, плакатлар белән бизәлде.Укучылар өчен яңа кайткан китаплардан ”Бу китаплар сине көтә!”исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды.Иң элек балаларны бәйрәм белән котлап кителде, аннан китапханәгә даими йөрүче иң күп китап укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмдә укучылар үзләрен бар яктан да сынап карадылар: төрледән-төрле конкурслар, җыр, нәфис сүз, табышмаклар да булды.Ахырдан укучылар әкият-экспромтта катнаштылар.Бу уен аларга аеруча ошады.Уеннарда катнашкан барлык балаларга да баллы күчтәнәчләр тапшырылды.Соңыннан укучылар үзләре сайлаган китапларын алдылар.