Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Матур әдәбиятта- коррупция” хокукый дәрес

“Коррупция”, “ришвәт”,  сүзләренең мәгънәсен ачу, тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан чыгып укучылар белән хокукый дәрес үткәрелде. Нәрсә ул коррупция, ришвәт, ул тормышыбызга кайчан үтеп кергән, безгә нинди зыян китерә, аның белән ничек көрәшергә, һәм башка шундый  сорауларга җавап эзләдек. Ришәвәтчелек темасы матур әдәбиятта да зур урын алган.Күренекле драматург  Г.Камалның “Банкрот” комедиясенддә, Р.Мөхәммәдиевның “Кенәри-читлек кошы” әсәрендә, В.Нуруллин әсәрләрендә, Н.В.Гогольның “Ревизор” комедиясендә,  Грибоедовның  “Горе от ума” әсәренә кыскача анализ ясалды Һәм  ришвәтчелекнең ахыры һичкайчан яхшылык белән тәмамлана алмый дигән нәтиҗә чыгарылды.