Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Г.Ахунов премиясе

Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бары ике елга бер үткәрелеп килә. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.

      Проза номинациясендә II дәрәҗә лауреат – Азалия Сабитова Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, китапханәнең иң актив укучысы бүләкләнде. Аны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз, иҗат уңышлары теләп калабы.