Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Батырлыгың синең мәңгелек!” патриотик сәгать

3нче декабрь, Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрде. Анда урта һәм югары класс укучылары катнашты. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды.Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды Һәм укучыларга тәкъдим ителде.