Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Синең хокукларың һәм бурычларың!”

19 нчы ноябрь көнне,  Халыкара балаларның хокукларын яклау көне унаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе Кысна авылы башлангыч балалары өчен “Синең хокукларың һәм бурычларың!” исемле чара үткәрде.”Бурыч” һәм “Хокук” төшенчәсенә аңлатма биреп кителде. Укучылар белән темага кагылышлы әкиятләрне искә төшердек, өзекләрдән мисаллар китердек. Чара балаларны закон, бурычлар, хокук төшенчәләре белән таныштыру максатыннан чыгып оештырылды.Укучылар бала хокуклары турындагы конвенция таныштылар һәм фикер алыштылар.