“Көзге бал” конкурс
Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре югары класс укучылары өчен бәйрәм чарасы үткәрде. Анда 9-10 нчы класс укучылары катнашты. Яшьләр төрле конкурсларда, уеннарда үзләрен сынап карадылар, татар халык уеннарын да искә төшерделәр. Чара җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.