Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Юлда йөрсәң, уяу бул! информина

2нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету максатыннан, чара үткәрелде.Балаларны  юл йөрү кагыйдәләре буенча әдәбият белән таныштырдык. Моның өчен безгә ярдәмгә  Б.Вайнерның “Большое путешествие”, М. Манакованың “Учимся переходить дорогу” китаплары ярдәмгә килде. Балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу турында искәрттек, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык һәм аларны куллана да белергә өйрәттек. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, ә шәһәр җирендә исә, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген искә төшердек. Урам һәм юлларның бик кырыс законы бар. “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Урамда кагыйдәләрне үтәмичә, теләсә ничек йөргән җәяүлеләрне ул аеруча кичерми. Бу закон кешеләрне хәвеф-хәтәрдән дә саклый.