Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Яз сулышы» (әдәби мәйдан)

Авыл халкын күңелле ял иттерү, матур әдәбиятка, сәнгатькә ихтирамны арттыру максатыннан чыгып, 6нчы май көнне Ашытбаш авылы мәдәният йорты ял бакчасында “Яз сулышы” исемле әдәби мәйдан үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Бәйрәмгә кунак булып “Ак әби” һәм караңгылык патшасы “Анхара-Майна” да килгән иде.Кичә әкияти-театраль юнәлештә барды.Май ае җитүгә карамастан, кояш никтер чыгарга ашыкмады.Көннәр дә салкын торды.Кешеләр дә эшкә барганда сөенеп, елмаеп бармады.Аларга карасаң, барысының да йөзләре сытык.Ә моның сәбәбе нидә булуын “Ак әби” болай дип  аңлатты: “Кояшны, бер-берсенә ышанычларын югалтып, кешеләр үз күңелләреннән үзләре сызып ташлады.Кояшны кара көчләр тартып алды.”Анхара-Майна” аны яшереп саклый”. Кешеләр изгелекләр эшләгәндә генә кояш иреккә чыга алачак икән.Халык елмайса, көлсә, җырласа, биесә, кояшны иреккә чыгару җиңелрәк булачак икән.Шуның өчен кичәдә шигырьләр, җырлар, күмәк биюләр, нәфис сүз дә булды.Халык рәхәтләнеп күңел ачты.