Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

”Кил син безгә, Сөмбелә!”

25нче октябрь көнне “Кояшкай” балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләе катнашында Сөмбелә бәйрәме үтте. Көз кызы “Сөмбелә”, “Болыт” балаларны төрле кызыклы уеннар уйнатып, бар яктан да сынап карадылар. Балалар күзне бәйләп, капчыктагы яшелчәләрне дә аерырга тиеш булдылар, түтәлдәге яшелчәләрне ярышып кәрҗингә ташыдылар, кашыкка бәрәңге куеп та чаптылар. Нәниләр  уеннарда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, рәхәтләнеп күңелле итеп уйнадылар, биеделәр. Ахырдан аларга   баллы күчтәнәчләр таратылды һәм истәлеккә фотога төшелде.