Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Белем һәм тәрбия чарасы буларак - матбугат!” матбугат көне

20 октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Белем һәм тәрбия чарасы чарасы буларак-матбугат!" исемле матбугат көне үткәрелде. Анда башлангыч класс укучылары катнашты. Китапханәче балаларны газета, журнал, мәкалә, , журналист төшенчәләре белән таныштырды. Әлеге тема буенча күргәзмә эшләп куелды. Китапханәче китапханәдә булган балалар һәм яшүсмерләр өчен вакытлы матбугатка  күзәтү ясады, популяр рубрикалар белән таныштырды. Ул редакциягә үзләрен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итү, яки үз мәгълүматларын матбугат битенә урнаштыру турында сөйләде. Укучылар журналларны карап чыктылар, укыдылар, биремнәрен чиштеләр, үзләренә тиешле мәгълүмат алдылар. Алар газета-журналлардагы мәкаләләр, шулай ук 2023 елда китапханәдә периодик басмаларны нинди итеп күрергә теләүләре турында фикер алыштылар.