Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Музыканың чикләре һәм милләте юк!” музыкаль сәгать

1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра. Мифологик геройлар, патшалар, күпчелек изге бәндәләр һәм музыка ярдәмендә уйларын, фикерләрен белдерәләр.Музыка көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Музыканың чикләре һәм милләте юк!” дип исемләнгән музыка уен коралларына багышланган чара булып үтте. Анда Г.Тукай исемендәге башлангыч класс укучылары катнашты. Укучыларны музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән китаплар белән таныштырылды. Борынгы уен кораллларын да искә төшереп уздык, тема буенча табышмаклар да чиштек. ”Музыкаль коралны таны!” исемле уен укучыларга аеруча да ошады.