Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”

 5 октябрь укытучылар көне дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Шушы матур дата уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында башлангыч класс укытучылары һәм укучылары өчен дәрес-сәяхәт үткәрелде. Аны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.Укытучыларга төрле кызыклы сораулар бирелде, укучылары белән бергәләп конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар.Кыскасы, чара бик күңелле үтте.