Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Милли уеннар – күңел бизәге!”

Милли уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Менә без дә Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре балалар белән милли уеннар уйнарга җыелдык. Чара укучыларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып үткәрелде.Анда кече сыйныф укучылар катнашты. Балалар белән “Чума үрдәк, чума каз”, “Без, без, без идек”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Капкалы”уеннарын уйнадык.Укучыларга уенның кагыйдәләрен аңлаттык, аннан алар үзләре генә уйнап карадылар.Аларга милли уеннарны уйнау бик ошады, киләчәктә дә бу уеннарны онытмаска, очрашкач уйнарга сүз куешып өйләренә таралдылар.