Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Экологик сукмак буйлап сәяхәт

22 сентябрьдә Ашытбаш китапханәсе кече һәм урта сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч эколекторий оештырды. Чараның максаты-балаларны экологик проблемалар турында күзаллауны киңәйтү, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләү. Чара артыш куаклары үскән табигать почмагында үтте. Укучыларга артыш куаклары һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде. Чарада табигать турындагы табышмаклар һәм мәкальләр дә яңгырады, ә иң күп җавап биргән укучылар татлы призлар алдылар. Гомумән,  көзге табигатькә сокланып, алар саф  һавада вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр.