Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Сагышлы гомер кайтавазы!”

Язучы  Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Сагышлы гомер кайтавазы!” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Анда язучының иҗатын яратып укучы актив китап укучылар катнашты.Иң элек Рифә Рахманның иҗаты буенча материал туплап, күргәзмә тезеп куелды.Язучының иҗаты буенча күзәтү ясалды.Аның шигырьләре укылды.Чәчмә әсәрләре буенча сорауларга җаваплар бирелде.