Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Спорт - экстремизмга каршы!”

   “Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында 15 сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Спорт - экстремизмга каршы!”  исемле сәламәтлек  сәгате үткәрелде. Китапханәгә 5нче класс укучылары чакырылды. Иң элек китап күргәзмәсе белән таныштырып үтелде. Укучыларга китапханәгә яңа кайткан И.С. Артюхованың “Куркынычсызлык әлифбасы” китабы тәкъдим ителде һәм “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре аңлатылды.

    Чараның икенче өлешендә укучылар белән спортның иминлеккә, сәламәтлеккә файдасы турында сөйләштек.Сәламәтлене ныгытучы гимнастик күнегүләр ясадык, өстәл теннисы уенын уйнадык.