Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә” экскурсия

Игенче хезмәтенә карата хөрмәт, мәхәббәт уяту, икмәкнең кадерен белергә өйрәтү максатларыннан чыгып, укучылар белән иген үскән басуга юл тоттык. Анда балаларга икмәкне игү ысуллары белән кыскача таныштырып киттек.Чараның икенче өлешендә исә, ашлык амбарында булдык. Икмәкнең никадәр авыр юллар үткәннән соң гына өстәлгә килүен укучылар үз күзләре белән күрделәр.Чара укучылар өчен бик файдалы үтте.