Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Спортны сайла, сәламәт булырсың!”

4 нче август көнне балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу максатыннан чыгып,  күңелле спорт чарасы үткәрелде. Анда кече һәм урта яшьтәге авыл, шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан балалар катнашты. Уен программасы шактый бай эчтәлекле булды.Көннәрнең җылы торуы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп, мавыктыргыч, кызыклы ярышлар башланды. Командалар үзара бирешмәскә тырышып көч сынашты. Һәр катнашучы үзен җитезлектә, кызулыкта һәм тапкырлыкта сынады.