Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Исәнмесез, кошкайлар!(экологик уен)

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Исәнмесез, кошкайлар!” исемле чара үткәрелде.8турдан торган конкурс үткәрелде.Бу конкурсларда табышмак та, кроссворд та чиштеләр,кошлар турында шигырь дә чыгардылар, сүзләр дә төзеделәр.Укучылар бик актив булдылар, барлык сорауларга бик тиз җавап бирделәр, мәктәптә алган белемнәрен дә ныгыттылар.Чара бик үтемле һәм файдалы узды.