Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Галәмгә сәяхәт!(белем сәгате)

Һәр елны 12 апрельдә Россиядә һәм башка илләрдә халыкара космонавтиклар көнен билгеләнеп утелә.Бу уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен,космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан “Галәмгә сәяхәт!” исемле белем сәгате үткәрелде.Иң элек космонавтиканың тарихы, аңа нигез салучылар, космонавтлар турында мәгълүмат җиткерелде.Укучыларга йолдызлар, кояш, ай, планеталар турында табышмаклар әйтелде.Аннан укучылар бик тырышып космоска багышлап төрле рәсемнәр ясадылар, һәм истәлеккә дип ул рәсемнәрне үзләренә алдылар.