Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Нәүрүз котлы булсын! фольклор бәйрәм

Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.Без дә 21нче март көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында башлангыч класс укучылары өчен бәйрәм чарасы үткәрдек.Бәйрәмдә әби, бабай, убырлы, кыш бабай һәм әлбәттә инде яз символы- Нәүрүзбикә дә катнашты.Балалар уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Рәхәтләнеп күңел ачтылар.ахырдан ботка һәм коймактан авыз иттеләр.Бу бәйрәм балаларга бик ошады.