Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма! (ИПЧ, викторина)

Китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китапка булган кызыксынуларын арттыру, язучыларның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Китап алдым кулыма, нур сибелде юлыма!”дип аталган китап бәйрәме үткәрелде.Анда бакча балалары, Г.Тукай исемендәге мәктәп укучылары һәм укытучылары чакырылды.Яңа кайткан китаплардан күргәзмә тезеп, укучыларга тәкъдим ителде.Китап тарихы, китапның барлыкка килүе турында кыскача мәгълүмат бирелде.3нче класс укучылары  китап үткән юл турында шигырь сөйләп үттеләр.Чараның икенче өлешендә укучыларның зирәклеген, тапкырлыгын тикшердек.Әсәрләрдән, әкиятләрдән өзекләр укып, аларның исемнәрен белергә тиеш булдылар.Укучылар бик актив булдылар, сорауларга тиз җавап бирделәр.