Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Хуш киләсең, Нәүрүз!(Бәйрәм кичәсе)

18 март көнне Ашытбаш мәдәният йорты каршына Нәүрүз бәйрәмен каршы алырга Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе укучылары, укытучылар, авыл халкы җыелды.Иң элек укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр, “Нәүрүзбикә”не кунакка чакырдылар.Ә Нәүрүзбикә исә буш кул белән килмәгән булып чыкты, балаларга төрле уеннар уйнатты, биетте, җырлатты.Укучылар яз турында табышмаклар да чиште, мәкальләр дә әйтештеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Ахырдан казанда пешкән “карга боткасы” белән сыйландылар.Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.