Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Җәннәт-әниләрнең аяк астында!”(әдәби-музыкаль кичә)

          Әниләр – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.Әни булган җирдә ризык бар, җылы бар.Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез – әниләр, апалар, сеңелләр көненә багышлап, Ашытбаш мәдәният йортында җылы, матур эчтәлекле кичә оештырылды.Кичәдә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.Чара барышында әниләр,әбиләр,хатын-кызларга багышлап язылган шигырьләрдән торган презентация тәкъдим ителде.Бәйрәм җыр һәм биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.