Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Начар гадәт һәлакәткә илтә! Шифа-панорама.

Балалар организмына наркотик матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәргән сәбәпләр һәм бу яман чирдән котылу юллары турында; тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында аңлату максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә укучыларны түгәрәк өстәл артына җыеп, сөйләшү үткәрелде.“Чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк!”. Хәзер наркоманлык, алкоголизм, тәмәке кебек зарарлы гадәтләр киң колач алган заманда әлеге кагыйдәне үтәү аеруча зур игътибарга ия.Иң беренче чиратта, укучыларга бу зарарлы гадәтләрне кулланып карамаска, аларны куллану кәефне күтәрә дип әйтүчеләр коткысына бирелмәскә кирәклеге аңлатылды.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.Түгәрәк өстәл артында сөйләшү кызыклы һәм файдалы узды.