Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Ягез әле, әтиләр!”( бәйге- кичә)

23 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар көненә"  бик матур, күңелле чара “Ягез әле, әтиләр!" дип аталган кичә-бәйге үтте. Кичә " Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте.Бу көнне, дәү әтиләр( Рәис Шакуров, Хәйдәр Сабитов, Рәшит Шавалиев) "теплоходта" сәяхәт иттеләр.Китапханәче Талия Сабитова татар язучыларының иҗатларына багышлап “Башваткыч” уены әзерләгән иде.Дәү әтиләр бик бирелеп уенда катнаштылар.Уен нәтиҗәләреннән күренгәнчә, уенчылар китап  укырга яратучылар булып чыктылар.Иң күп баллны Шакуров Рәис абый җыйды. Супер уенда да катнашып уенның җиңүчесе булды.Рәис абый тарафыннан сөйләнгән “Яз әкияте” шигыре тамашачылар күңеленә бик хуш килде.Кичәнең калган өлеше җыр,уен һәм биюләр белән үрелеп барды.