Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Чәчәк кебек матур туган тел!” КВН-ярыш.

Туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,мәкаль-әйтемнәрне күбрәк өйрәтү,укучыларда тапкырлык сыйфатлары булдыру максатыннан, 21нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Чәчәк кебек матур туган тел!” исемле КВН- ярыш үткәрелде.Ярышта катнашу өчен 3-4нче класс укучылары чакырылган иде.Иң элек укучылар тема буенча тезелгән күргәзмә белән таныштылар.Аннан укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. КВН 7 турдан торды.Укучылар барлык турда да бик зур активлык күрсәтеп, ярышта җиңеп чыктылар.